Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Кузюров урман хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Урман хезмәткәре көне белән котлады.
«Хөрмәтле хезмәттәшләр, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәре көне белән тәбрик итәм!
Урман – ул байлык, милли хәзинә, экологик иминлек һәм илебезнең тотрыклы үсеш нигезе. Бу кыйммәтле мирасны киләчәк буыннар өчен саклап калу өчен безгә зур җаваплылык йөкләнгән.
Татарстан Республикасында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча системалы, максатчан эш алып барыла. Быел гына да урманнар 4357 гектарда торгызылды. Урман янгыннары килеп чыгуны кисәтү, урман законнарын бозуга юл куймау, урманнарны корткычлардан һәм авырулардан саклау буенча комплекслы чаралар күрелә. «Урманнарны саклау» федераль проекты һәм «Урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы индикаторлары уңышлы үтәлә. Гомумән алганда, Татарстан ел саен Россия Федерациясе субъектлары арасында урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә алдынгыларның берсе булуын раслап килә.
Бу нәтиҗәләр артында сезнең көндәлек хезмәтегез тора, моның өчен мин сезгә чын күңелдән рәхмәтлемен. Урманчы эше беркайчан да җиңел булмады. Ул махсус чыныгуны, туган җиргә чиксез мәхәббәт һәм, эссе җәй яки зәмһәрир суык кыш булсынмы, теләсә нинди һава шартларында эшләргә әзерлек булуын таләп итә.
Тармак ветераннарына да рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең тәҗрибәгез һәм зирәклегегез Татарстанның хәзерге урман хуҗалыгына ныклы нигез салды. Сез үзегездән иң мөһимен – ышанып тапшырылган кишәрлектә һәр агач турында кайгырта алу сәләтен үзләштергән алмаштыргысыз буын тәрбияли алгансыз.
Ышанам ки, бердәмлек нәтиҗәсендә без киләчәктә дә теләсә нинди бурычларны үтәрбез. Безнең максат – үзебездән соң яшеллеккә күмелеп, чәчәк атып утыручы республика калдыру.
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм, уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим! Гаиләләрегездә тынычлык, җылылык һәм иминлек яшәсен!» – диелә котлауда.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз