Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Равил Кузюров: Татарстан урманнары янындагы янгыннар саны быел 3-5 тапкырга артты
Татарстанның урман хуҗалыгы министры октябрь аена кадәр халыкны урманнарга керүдән тыелып торырга чакырды.
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республика урманнары янындагы янгыннар саны быел 3-5 тапкырга артканын әйтте.
«Быел Татарстанда янгын куркынычсызлыгы сезоны шактый авыр уза. Бүгенге көнгә урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 1009 термик нокта (искәрмә: космостан төшерелгән аномаль эссе нокталар) һәм 746 янгын очрагы теркәлгән. Урман янындагы янгыннарның саны узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга, ә кайбер урыннарда биш тапкырга артуы күзәтелә», — диде ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Татарстан Хөкүмәте быел гражданнар өчен урманга керүне дүрт мәртәбә — 14 майдан 3 июньгә кадәр, 16 июньнән 6 июльгә кадәр, 6 июльдән 29 июльгә кадәр, 2 августтан 22 августка кадәр чикләгән. Министр сүзләренчә, урманга керүне чикләү режимы якын арада яңадан өч атнага озайтылачак.
Равил Кузюров октябрь аена кадәр халыкны урманнарга керүдән тыелып торырга чакырды. «Тәмәке тартмыйча, ут кабызмыйча гына урман сукмагыннан узучыларга сүз әйтүче булмас, ләкин урманда күңел ачу, учак ягу, ут белән саксыз эш итү кебек гамәлләр хокук бозу булып саналачак», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз