news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Кузюров Татарстан халкын Халыкара урманнар көне белән тәбрик итте

Татарстан Республикасында 2,6 меңнән артык кеше урман сагында тора.

Равил Кузюров Татарстан халкын Халыкара урманнар көне белән тәбрик итте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан халкын Халыкара урманнар көне белән котлады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне 21 мартта билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын урманнарны саклау проблемасына җәлеп итү, аларның мөһим экологик, икътисади һәм социаль функцияләре турында хәбәрдарлыкны арттыру», - диелә министрның котлавында.

Татарстан Республикасында 2,6 меңнән артык кеше урман сагында тора. «Аларның тырыш, фидакяр хезмәте нәтиҗәсендә республикада сыйфатлы орлык материалы әзерләнә, меңләгән гектарда агач утыртыла», - дип искәртте министр.

Ведомство башлыгы татарстанлыларның урманнарны саклауга зур өлеш кертүен, аларның «Агач утырту көне», «Урман атналыгы», «Татарстанның чиста урманнары» кебек табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашуын билгеләп үтте.

Халыкара урманнар көне безне урман ресурсларының кыйммәте һәм аларны киләчәк буыннар өчен саклауның әһәмияте турында уйланырга мәҗбүр итсен иде, дип сүзен йомгаклады ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100