Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Равил Кузюров: Сайлауда катнашу – ул хокук кына түгел, ә гражданлык бурычы да
Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хатыны Эльвира белән бергә 129нчы мәктәпнең 270нче сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Минем фикеремчә, сайлауда катнашу – ул һәр кешенең хокукы кына түгел, ә гражданлык бурычы да. Илнең киләчәге нәкъ менә сайлаучыларга бәйле», - дигән фикерләре белән уртаклашты министр.
Искәртеп узабыз, Россия Президентын сайлау 15 мартта башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта 45 вакытлы сайлау участогы ачылды.
Татарстанда 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлауны үткәрүне 22 мең сайлау комиссиясе әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, алар арасында чит ил вәкилләре дә бар.
Сайлауда дүрт кандидат катнаша. Алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз