news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Кузюров Норвегиядә урманчыларның дөнья чемпионатында катнаша

Татарстан урман хуҗалыгы министры Лиллихаммер шәһәренә Россия делегациясе составында китте.

Равил Кузюров Норвегиядә урманчыларның дөнья чемпионатында катнаша
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 3 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Россия делегациясе составында Норвегиядә эш сәфәрендә. Лиллехаммер шәһәрендә 2 августтан 5 августка кадәр Урман аударучылар арасында дөнья чемпионаты булачак. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Ярышларда Россиянең иң яхшы агач кисүче җыелма командалары катнашачак. Командалар 2017 елгы илкүләм чемпионат йомгаклары буенча формалаштырылды.

  • Урман аударучылар арасында дөнья күләмендәге беренче чемпионат 1970 елда уза. Чемпионатлар элек ел саен уздырыла торган була, ә 1996 елдан башлап ике елга бер мәртәбә үткәрелә башлый. Чараны оештыручы булып Халыкара урман аударучылар ассоциациясе – International Association Logging Championships тора. Ассоцияция 28 илне берләштерә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot