news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Кузюров Лубян урман-техник көллиятендә уку процессын оештыру белән танышты

Равил Кузюров Лубян урман-техник көллиятендә уку процессын оештыру белән танышты
"Хезмәт даны"

Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Кукмараның Лубян урман-техник көллиятендә уку процессын оештыру белән танышты. 

Равил Кузюров махсус кабинетларны һәм лабораторияләрне, китапханәне карады, Россия Федерациясе халыклары тарихы һәм мәдәниятенә багышланган «Без төрле, без бергә» дигән сыйныфтан тыш чарада катнашты, укытучылар һәм студентлар белән аралашты. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Хәзерге вакытта көллияттә 300дән артык кеше белем ала. Укыту урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше, икътисад һәм бухгалтер исәбе юнәлешләре буенча алып барыла.

Шулай ук Равил Кузюров, студентлар белән Бөтенроссия экологик диктанты язып, үзенең белемнәрен сынап карады.

Эш сәфәре ахырында министр Лубян урман хуҗалыгының «Уку-тәҗрибә цехы»нда булды.

 

Фото: © «Хезмәт даны»

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100