news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Кузюров Әлки урман хуҗалыгының үсентеләр питомнигына югары бәя бирде

Әлки районында Татарстанның урман хуҗалыгы министры булды.

 Равил Кузюров Әлки урман хуҗалыгының үсентеләр питомнигына югары бәя бирде
http://alki-rt.ru

(Әлки, 7 июнь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районына эшче визит белән Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров килеп китте. Ул район башлыгы Александр Никошин Әлки урман хуҗалыгының үсентеләр җитештерелә торган питомникны карады һәм аңа югары бәя бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Равил Кузюров урманнарны янгыннан саклау чаралары үтәлеше белән кызыксынды. Ул урманнарны чистарту, урманда юллар булдыру хакында белеште, Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе чиген карады.

Урманда эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру мәсьәләсенең федераль дәрәҗәдә каралуын әйтеп хезмәткәрләрне шатландырырга да онытмады министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot