news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Кузюров: Конституциядәге үзгәрешләр илебезнең киләчәген тагын да яхшыртыр

Равил Кузюров – Мөслим районының кураторы, бүген ул районга эш визиты белән килде.

Равил Кузюров: Конституциядәге үзгәрешләр илебезнең киләчәген тагын да яхшыртыр
muslumirc.ru

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Мөслим-информ»). Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслимдә 1985 нче санлы бакча сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

«Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә мөслимлеләр актив катнаша. Күбесе алдан тавыш бирү вакытында ук тавыш бирергә өлгерде, дип беләм. Сайлау участокларында тавыш бирү оешкан төстә бара. Конституциядәге үзгәрешләр илебезнең киләчәген тагын да яхшыртуга этәргеч бирер, дип ышанам», — диде министр Мөслим телевидениесенә биргән интервьюсында.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100