news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Кузюров "Кастамону" агач эшкәртү компаниясе вәкилләре белән эшлекле киңәшмә уздырды

Киңәшмәдә 2018 елның икенче яртыеллыгында Алабуга МИЗдагы агач эшкәртү заводына агач әзерләү һәм китертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Равил Кузюров "Кастамону" агач эшкәртү компаниясе вәкилләре белән эшлекле киңәшмә уздырды
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 22 июль, "Татар-информ"). Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына Алабуга икътисади зонасында урнашкан "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" җәмгыятеннән делегация килде. Делегация составында заводның генераль директоры Калыч Али Кюрдаш та бар иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Киңәшмәдә шулай ук "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ директорлар советы вәкиле Тайфик Дедебаш һәм башка вәкилләр катнашты. Равил Кузюров төрек компаниясе вәкилләре белән эшлекле киңәшмә уздырды. Аның барышында 2018 елның икенче яртыеллыгында "Кастамону" агач эшкәртү заводына агач әзерләү һәм китертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

  • МДФ плитәләр җитештерү заводы "Алабуга" махсус икътисади зонасы территориясендә 2013 елда гамәлгә кертелде. Бу - файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, урман хуҗалыгында табышны арттыру, агачларны яңарту һәм Татарстан Республикасы урманнарында табигый составны яхшырту өлешендә яхшы ярдәм булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot