news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Әхмәтшин Владимир Путин исеменнән Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Мактау грамотасын «эштә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин тапшырган.

Равил Әхмәтшин Владимир Путин исеменнән Мактау грамотасы белән бүләкләнде
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия Президенты Владимир Путин исеменнән Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мактау грамотасын «эштә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин тапшырган.

Бүләкләү тантанасы Мәскәү халыкара Музыка йорты сәхнәсендә Россия башкаласында Татарстан мәдәнияте көннәренә багышланган тантаналы кичә вакытында тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot