news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Әхмәтшин Төркиянең Россиядәге илчесе Хөсәен Лазип Дириоз белән очрашты

Төркия илчесе әлеге вазифада 2016 елдан бирле эшләде.

Равил Әхмәтшин Төркиянең Россиядәге илчесе Хөсәен Лазип Дириоз белән очрашты
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле илчесе Равил Әхмәтшин, дипломатик миссиясе тәмамлану уңаеннан, Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Хөсәен Лазип Дириоз белән очрашты. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Төркия илчесе әлеге вазифада 2016 елдан бирле эшләде.

Очрашу барышында Равил Әхмәтшин Татарстан Республикасы белән сәүдә-икътисади, инвестицион һәм социаль-мәдәни элемтәләрне ныгытуда нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен илчегә рәхмәт белдерде.

Шунысын да искәртик: моңа кадәр Төркия Тышкы эшләр министрлыгының консул мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе һәм Төркиянең Украинадагы илчесе вазифаларын башкарган Мәхмәт Самсар Төркиянең Россиядәге яңа илчесе итеп билгеләнде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100