news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Әхмәтшин RHANA корпорациясе җитәкчесе Екатерина Дибровага Рәхмәт хаты тапшырды

Очрашу Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиллегендә узды.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин RHANA медицина корпорациясе җитәкчесе Екатерина Дибровага Рәхмәт хаты тапшырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.

Очрашу Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиллегендә узды.

  • Екатерина Диброва – Россия медицина-техник академиясе академигы, Россия гамәли академиясе әгъза-корреспонденты, икътисади фәннәр кандидаты.

Равил Әхмәтшин Екатерина Дибровага Россия һәм БДБ илләре яшьләренең Фуат Мансуров исемендәге “Таланты Содружества” V Музыка фестивален уздыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

Фестивальнең хәйрия концертында танылган япон скрипкачысы Кодзи Моришита катнашты һәм яшь талантлар өчен осталык дәресе дә уздырды. Нәкъ менә аның Мәскәүгә килүен “РАНА” корпорация оештырды.

  • Концерттан җыелган (1 млн.100 мең сум) акча Анжела Вавилова исемендәге фондка авыру балаларны дәвалау өчен күчерелде.

Равил Әхмәтшин Екатерина Дибровага Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге заказы белән герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап эшләнгән истәлек медален тапшырды.

Екатерина Дибровада вәкиллек карамагында оештырылган табиблар клубы зур кызыксыну уятты. Ул компаниянең Татарстан белән актив хезмәттәшлектә булуын, эшлекле элемтәләрнең тагы да киңәячәген җиткерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100