news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Әхмәтшин «РФ оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде

Боерыкка Россия Оборона Министры Сергей Шойгу кул куйды.

Равил Әхмәтшин «РФ оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле генерал-майор Равил Әхмәтшин «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде.

Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүләкне Россия Федерациясе Оборона белән идарә итү үзәге башлыгы урынбасары вице-адмирал Виктор Калганов тапшырды. Боерыкка Россия Оборона Министры Сергей Шойгу кул куйды.

Тантана Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Россия Геройларын хөрмәтләүгә багышланган чара кысаларында узды.

«Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеш өчен» медале 2019 елда гамәлгә куелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot