news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Әхмәтшин Кызыл мәйданда “Татар китап нәшрияты” стендын карады

"Татар китап нәшрияты” стенды “Россия төбәкләре” исеме астында 17нче павильонда урнашкан.

Равил Әхмәтшин Кызыл мәйданда “Татар китап нәшрияты” стендын карады
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин “Кызыл мәйдан-2018” китап фестивалендә “Татар китап нәшрияты” стендын карады. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татар китап нәшрияты” генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин Равил Әхмәтшингә игътибары өчен рәхмәт белдерде, тәкъдим ителгән басмалар турында сөйләде, яңа китаплар белән таныштырды.

Татарстанлылар Мәскәүгә төрле темаларга багышланган китаплар алып барган. Биредә тарихи һәм фәнни-популяр әдәбият, татар әдәбияты классиклары китаплары, танылган татарстанлылар турында китаплар, сүзлек һәм альбомнар, балалар китаплары да бар.

Фестивальдә Мәскәү укучыларында “Татар китап нәшрияты” продукциясенә ихтыяҗ бар, дип билгеләп үтте Илдар Сәгъдәтшин. Узган еллардагы тәҗрибә буенча, китап укучылар ял көннәрендә күп булыр дип көтелә.

Аның сүзләренчә, әдәбият яратучылар “Татар әдәбияты үзәге” (www.tatkniga.ru) белән кызыксына. Интернет кибет белән бушлай онлайн-китапханәне берләштергән порталны Россия һәм чит ил укучылары да укый ала.

Китап фестивале 3 июньгә кадәр эшли.

“Татар китап нәшрияты” стенды “Россия төбәкләре” исеме астында 17нче павильонда урнашкан.

Фестивальгә керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100