news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Харисов соңгы туган көнендә «Татар-информ»га интервью биргән иде

72 яшендә булуына карамастан, җырчы өйдә ятарга җыенмаган, аның планнары зурдан булган.

Равил Харисов соңгы туган көнендә «Татар-информ»га интервью биргән иде
Рамил Гали

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген вафат булган җырчы, Татарстанның халык артисты Равил Харисов үзенең соңгы интервьюсын 2020 елның августында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән иде. Ул интервью Равил Харисовның туган көнендә булды. Бу уңайдан Казан шәһәр филармониясе һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы аңа чәчәк бәйләме бүләк иткән иде.

Бүләкне кабул итеп алгач, Равил Харисов, «Татар-информ» аша тамашачыларына мөрәҗәгать итеп, концертларына чакырды. «Коронавируска карамагыз, без сезне бик көтәбез», — диде ул.

Интервьюда Татарстанның халык артисты үз гомерендә беренче мәртәбә сәхнәгә 18 яшендә чыгуын һәм сәхнәдән нык курыкканын әйткән иде. Равил Харисов яшь чагында бокс буенча спорт мастеры, Казанның, Татарстанның чемпионы булган. Армиядә РСФСРның халык артисты Лев Лещенко белән бергә хезмәт иткән. Аларның солдат юллары Германиядә узган.

«Хатыным Ирина белән бергә яшәп ятабыз. Кызым Алинә Мәскәүдә яши. Ирина „Бәйрәм“ ансамблендә биюче булып эшли иде. Хәзер менә, Аллаһка шөкер, икәүләп яшәп ятабыз», — дип, шәхси тормышы белән дә уртаклашкан иде август аенда Равил Харисов.

72 яшендә булуына карамастан, җырчы өйдә ятарга җыенмаган, аның планнары зурдан булган. «Төрле концертларда катнашам. Әле җырлавымнан туктармын дип уйламыйм. Җырламыйча тора алмыйм мин. Аллаһка шөкер, барысы да мин теләгәнчә килеп чыкты», — дип сөйләгән ул.

Равил Харисов интервью азагында үзенә хас оптимистик рухта җыр да башкарып, укучыларны сөендергән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100