news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил хәзрәт Гайнетдин Рамазан аенда мәчетләр ачык булачагына өметен белдерде

РФ Диния нәзарәте рәисе коронавирус пандемиясе чорында ураза тотканда санитария таләпләрен сакларга киңәш итте.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). 12 апрельдә кояш бату белән мөселманнар өчен изге ай — Рамазан ае башлана. Тәравих намазлары уку өчен Мәскәүнең Җәмигъ мәчете һәм Россия башкаласындагы, бөтен илдәге мәчетләр ачык булачак, әмма социаль дистанция саклап, санитар иминлек таләпләре үтәлергә тиеш, дип хәбәр итә РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

РФ Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин белдергәнчә, коронавирус пандемиясе чорында мәчетләргә күпме кеше җыелу мөмкинлеге турындагы карар һәр төбәктә Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләре буенча кабул ителәчәк.

Равил Гайнетдин фикеренчә, Россиядә эпидемиологик вазгыять башка илләр белән чагыштырганда имин тора, шуңа күрә саклык чаралары үтәлгән очракта мәчетләрдә тәравих намазларын уку мөмкин булыр дип өметләнелә. Шулай ук Рамазан чатырлары яки ифтар ашлары да санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып үткәреләчәк.

Равил хәзрәт мөселманнарны үз һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрнең сәламәтлегенә җаваплы карарга чакырды. «Ураза тотканда да, без шулай ук үзебезнең, якыннарыбызның һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеген сакларга кирәклеген истә тотарга тиеш», — диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100