news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил хәзрәт Гайнетдин мөселманнарны уртак догада катнашырга өндәде

Доганы бүген, 27 мартта, Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә кылырга тәкъдим ителә.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Дөньяда коронавирус таралган бу көннәрдә, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин «җаннарны дәвалау, тынычлыкны саклау өчен» бөтен мөселманнарны берьюлы дога кылырга өндәде. Бу хакта нәзарәтнең рәсми сайтында хәбәр ителде.

Доганы бүген, 27 мартта, Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә кылырга тәкъдим ителә.

Мөфти: «Йә, Аллаһ, куркыныч авырулардан, газаплардан мин Синең ярдәмеңә өмет итәм», — дип дога кылырга киңәш итте. Доганың гарәпчә укылышы да тәкъдим ителде: «Аллаһумма, инни а‘узу бикя минәл-барасы, вәл-җунуни, вал-җузами ва сайи’ил-әскам» (Абу Дауд 1554). «Бисмил-ляхил-лязи лә ядурру ма‘а исмихи шай’ун фил-әрди ва лә фиссама’, ва хувас-сами‘ул-‘әлим».

news_right_1
news_right_2
news_bot