news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил хәзрәт Гайнетдин Финляндия имамы Рамил Беляевка медаль тапшырды

11 декабрьдә Финляндиянең Хельсинки каласында XIII халыкара мөселман форумы узды.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 11 декабрьдә Хельсинкида XIII халыкара мөселман форумы узды. Форум барышында Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин Финляндия имамы Рамил Беляевка “Рухи бердәмлек өчен” медален тапшырды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Финляндиядән Рамил Беляев хәбәр итте.

Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин Финляндия имам хатыйбына ислам дине юлында уңышлы хезмәтләрен күздә тотып “Рухи бердәмлек өчен” медале белән бүләкләде, фәнни диссертациясен уңышлы яклавы белән котлады.

Исегезгә төшереп узабыз, 27 ноябрьдә Хельсинкида Рамил хәзрәт “Финляндиянең татар диаспорасы: интеграция һәм милли үз йөзен саклау мәсьәләләре” дип аталган фәнни диссертациясен яклады. Фәнни хезмәт Финляндиядә гомер итүче татарларга багышлана.

Сүз уңаеннан, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкләгән “Мәдинә” нәшриятында басылган Рамил хәзрәт Беляев тырышлыгы белән “Сүрәләр һәм догалар I” китабы да нәшер ителгән.

Белешмә өчен: Финляндиянең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Беляев Түбән Новгород өлкәсе Пильнә районы Сафаҗәй авылында туган. 1995 елда Мәскәү югары ислам көллиятенә укырга керә. Мәскәү өлкәсендә имам-хатыйб вазифасын башкара. 2009 елда Коломна дәүләт педагогигия институтының тарих факультетында белем ала. Коломна шәһәрендә ислам динен тарату буенча хезмәт куя. “Знание” мөселман газетасын чыгаруда булыша, биш вакыт намаз укуларны оештыра, шул ук вакытта Мәскәүнең җәмигь мәчете янындагы мәдрәсәдә укыта.

2004 елдан Финляндия Мөселманнар җәмгыяте чакыруы һәм шәех Равил хәзрәт Гайнетдин нәсыйхәте буенча Финляндиянең Мөселман һәм татар оешмасында эшли башлый. Фәнни-дини материаллар әзерли, халыкара конференция һәм семинарларда еш катнаша. Финляндиядә гомер итүче татарлар язмышын чагылдырган “Мәчеткә юл”, “Дини мирас” документаль фильмнарының режиссеры. Шулай ук “Mähallä habärläre” журналының баш мөхәррире.

news_right_1
news_right_2
news_bot