news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Гайнетдиннең туган авылында мәдрәсә ачыла

Чара Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында уза

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең туган авылында мәдрәсә ачыла. Чара Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында уза.
Р.Гайнетдин туган авылына кайтып, урта мәктәп каршындагы музейга үз әйберләрен тапшырачак. Аннары авылда мәдрәсә ачу тантанасы була. Анда Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый җитәкчелегендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе катнаша. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәдрәсәне ачу тантанасыннан соң кунаклар намаз укыячаклар һәм Равил Гайнетдиннең 50 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы мәҗлестә катнашалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot