news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Гайнетдингә «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медале тапшырылды

Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы указны һәм бүләкләү документларын 2020 елның 9 маенда имзалаган.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясендә яшәүче мөселманнарның рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» истәлек медале белән бүләкләнде. Медальне гражданнарны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын борчыган социаль-икътисади проблемаларны хәл итүдә актив катнашканы өчен Россиянең «Җиңү» оештыру комитеты тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы указны һәм бүләкләү документларын 2020 елның 9 маенда имзалаган.

«Советлар Союзында яшәүче барлык халыкларның, җиңүче халыкның бүгенге буыны тарихыбызны онытмый һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы истәлекне кадерләп саклый.

Юбилей бүләкләрен без Бөек Ватан сугышында яуланган Тынычлыкны саклау нигезе буларак югары бәялибез», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot