news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: Үзизоляция режимы уразага тотарга комачауларга тиеш түгел

Быел катлаулы эпидемиологик вазгыять аркасында мәчетләрдә күмәк намазлар укылмаячак.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Ислам динен тотучылар изге Рамазан аен каршы алды. Шул уңайдан мөфти Равил Гайнетдин мөселманнарга мөрәҗәгать итте. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Быел катлаулы эпидемиологик вазгыять аркасында мәчетләрдә күмәк намазлар укылмаячак. Мөселманнарның Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы карарында үзизоляция режимы дин тотучыларга уразага тотарга йогынты ясарга тиеш түгел диелгән. Утыз көнлек ураза 23 майда тәмамлана, икенче көнне Уразы бәйрәме булачак.

«Әйе, без Рамазан чатырларында меңләгән дин тотучыларны җыярга, йортларбызга туганнарны, дусларны һәм якыннарны чакырып, ифтарлар үткәрә алмыйбыз. Әлбәттә, күмәк намазлар Ходай Тәгалә тарафыннан хуплана, әмма Аллаһ бүген өебездә якыннарыбыз белән күмәк намаз уку һәм бергәләп дәресләр алу мөмкинлеге бирә», — диде Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин.

Элегрәк Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Россия мөселманнарына үзизоляция шартларында өйдә намаз укырга чакырган иде. «Әлегә мәчетләрдә күмәк намаз укый алмасак та, без аны өй шартларында эшли алабыз, гаиләбез безнең җәмгыять булачак», — диде Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100