news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Гайнетдин Шәүкәт Мирзияевны Үзбәкстан Президенты булып сайлануы белән тәбрик итте

"Үзбәкстан, аның халкы, дини мәгърифәт учаклары белән рухи һәм мәдәни элемтәләр Россия мөселманнары күңелендә аерым урын алып тора", диелә котлауда.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Үзбәкстанда узган Президент сайлауларында моңа кадәр дәүләт башлыгы вазифасын башкарган Шәүкәт Мирзияевны җиңүе белән Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин котлады. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Үзбәкстан, аның халкы, дини мәгърифәт учаклары белән рухи һәм мәдәни элемтәләр Россия мөселманнары күңелендә аерым урын алып тора. Чын күңелдән Үзбәкстан Республикасына һәм аның халкына тынычлык һәм үсеш телим. Үз чиратымда, Россия Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы безнең халыклар арасындагы күпгасырлык туганлыкны ныгытуда ярдәм итәргә әзер булуын җиткерәм”, – диелә мөфтинең әлеге котлау мөрәҗәгатендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot