news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Сергей Кириенкога дәүләт-конфессия элемтәләрен ныгыту ысулларын аңлаткан

Мөфти Россиядә мөселман җәмгыяте институты һәм идеология үсешен тәэмин итүче көч булып Россия мөселманлыгы концепциясе торырга тиеш, ди.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россиядә мөселман җәмгыяте институты һәм идеология үсешен тәэмин итүче көч булып Россия мөселманлыгы концепциясе торырга тиеш. Мөселман дине һәм дини практика Россия гражданнары бердәмлеге белән гармониядә булып, кешегә үзен бердәм Россия милләте әгъзасы итеп тоярга мөмкинлек бирүе шарт. Бу фикерне бүген Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Равил Гайнетдин РФ Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко белән очрашу барышында җиткергән.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу концепция берничә гасырлар дәвамында яшәгән Россия мөселманнарын илнең мәдәни һәм хокукый кырына берләштерү, аларның элитасын үстерү, дип саный мөфти.

Очрашуның төп темасы да Россиядә мөселман җәмгыятен үстерү һәм дәүләт белән конфессия арасында элемтәне ныгыту булган.

Шунлыктан, өстә искә алынган концепцияне тормышка ашыру өчен, Равил Гайнетдин мөселманча белем бирүне үстерергә һәм интеллектлы элиталар тәрбияләргә, имамнарга социаль ярдәм күрсәтергә, мөселман бергәлекләрен социальләштерү өчен мөселман инфраструктураларын үстерергә, Россия мөселманнары һәм мөселман булган эшче мигрантлар арасында экстремизмга каршы чараларны киңәйтергә кирәк, дигән фикерен җиткергән.

Мөфти билгеләп үткәнчә, террорлык глобаль дәрәҗәдә булган замана шартларында, дөньякүләм медия лидерлары тарафыннан пропагандаланганда, дәүләти-конфессиональ хезмәттәшлекне ныгытып, экстремист һәм радикалистларга каршы бөтен көчләрне берләштерергә кирәк.

Шул ук вакытта, мөселман җәмгыятенең кечкенә дини үзәкләр һәм төбәкара берләшмәләр буларак бүлгәләнүе, һичшиксез, таркату ролен башкара. Ул яшьләрнең дингә ышанычын киметә, диния нәзарәтләрендә дисциплина нигезләрен боза. Бу, үз чиратында, дәүләтнең җаваплы һәм белемле мөселман лидерлары белән хезмәттәшлек итүе буенча объектив ихтыяҗларына тулысынча каршы килә.

Сөйләшү барышында эре шәһәрләрдә мәчетләр төзү, мәктәпләрдә дин мәдәниятләре нигезләрен укыту, Россиядә ислам теологиясе буенча диссертацион советын формалаштыру һәм теология һәм дини тәгълимат буенча диссертацияләр яклау перспектавлары, Халыкара мөселман форумы мәйданчыкларын үстерү һ.б. мәсьәләләр күтәрелгән.

Аның азагында ике як та дәүләт һәм конфессия элемтәләрен ныгыту буенча актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә бергәләп эшләүне дәвам итәргә сүз куешкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100