news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Россиянең Төркиядәге илчесе вафаты уңаеннан кайгы уртаклашты

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Андрей Карловка һөҗүм оештыручыларны гаепләде.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карловның фаҗигале һәлак булуы сәбәпле, РФ Тышкы эшләр министрлыгының һәм илченең кайгысын уртаклашуы хакында белдерде. Бу хакта Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

Равил Гайнетдин илчегә һөҗүм оештыручыларны гаепләде.

"Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм үзем исемемнән Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Геннадьевич Карловка һөҗүм оештыручыларны кискен гаеплим, иң тәҗрибәле һәм сәләтле дипломатларның берсен югалту уңаеннан аның гаиләсенең, якыннарының, Россия дипломатик корпусының һәм бөтен россиялеләрнең кайгысын уртаклашам..

Күп еллар буе Андрей Карлов белән бергә эшләү дәверендә аның Россия тышкы сәясәтенең иң мөһим юнәлешләренең берсендә эшләүче чын патриот, оста аналитик һәм бер дигән дипломат булуын беләбез. Авыр туфрагы җиңел булсын", - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100