news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Равил Гайнетдин: “Россия мөселманнар берләшмәләрен берләштерү төбәкләрдән башланырга тиеш”
Казанда Россия Мөфтиләр шурасы президиумы утырышы узды
Скопировать ссылку
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнар берләштерүнең беренче адымы төбәк дәрәҗәсендә мөселманнар оешмаларының берләшүе булырга тиеш. Бу хакта 15 декабрьдә Казанда узган Россия Мөфтиләр шурасы президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белдерде.
Утырышны Равил Гайнетдин үткәрде. Очрашуда Татарстан республикасы мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, Идел буе мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, Россиянең Азия өлеше мөфтие Нафигулла хәзрәт Аширов, Төмән өлкәсе мөфтие Галимҗан хәзрәт Бикмуллин һәм Башкортстан Республикасы мөфтие урынбасары Әюп хәзрәт Бибарсов катнашты.
Киңәшмә Россиянең рәсми мөселман дини структураларын якынайту процессына багышланган иде. ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинның нәтиҗә ясавын белдерде. “Без Россия мөселманнары бердәмлеген ныгыту буенча мөмкин булган инициативалар һәм тәкъдимнәрне өйрәнергә, Россия өммәсен берләштерү модельләре буенча фикер алышуга ачык, барлык яклар өчен дә килешү табарга, кызыксынган якларның фикерләрен исәпкә алырга әзер булуыбызны белдерәбез”, - диелә Равил Гайнетдин ясаган нәтиҗәдә.
“Безнең карашка, Россия мөселманнар берләшмәләрен берләштерүнең беренче адымы төбәк дәрәҗәсендә мөселманнар оешмаларының берләшүе булырга тиеш” – дип билгеләп үтте Россия Мөфтиләр шурасы рәисе.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Россия дин оешмаларының бердәм структурасын булдыру буенча килешү комиссиясе утырышына әзерлек буенча эшче төркем әгъзалары кандидатурасы расланды. Әлеге эшче төркемгә Россия Мөфтиләр шурасы ягыннан Башкортстан Республикасы мөфтие урынбасары Әюп хәзрәт Бибарсов, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Сөләйман Зарипов һәм Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Эчке эшләр департаменты җитәкчесе Арслан Садриев керде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2