news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваны туган көне белән котлады

Ул Россия халыкларының иминлеген булдыруда үзара конструктив мөгамәләгә һәм хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерә.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Мөфти шәех Равил Гайнетдин Россия мәгариф һәм фән министры  Ольга Васильевага котлау юллады, диелә Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.

“Без мәгариф һәм дәүләт хезмәте өлкәсендә зур канәгатьлек белән күптәннән Сезнең эшегезне күзәтеп барабыз. Сезнең шулай ук тәҗрибәле педагог һәм остаз, фәндә талантлы галим һәм оештыручы булуыгызга сокланабыз.

Безнең дини оешмалар – Россия мөфтиләр советы, Россия мөселманнары диния нәзарәте һәм шәхсән үзем янәдән Ватанны чәчәк аттыруда һәм Россия халыкларының иминлеген булдыруда мөмкин булган барлык юнәлешләрдә үзара конструктив мөгамәләгә һәм хезмәттәшлеккә әзер икәнлегебезне раслыйбыз”, - диелә мөфти котлавында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100