news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: Пандемия – бергәләп кенә җиңеп була торган афәт

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе коронавируска бәйле вазгыять уңаеннан дин тотучыларга мөрәҗәгать итте.

Равил Гайнетдин: Пандемия – бергәләп кенә җиңеп була торган афәт
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Яңа коронавирус инфекциясеннән үзеңне һәм якыннарыңны саклау өчен дөнья күләмендә бөтен көчләрне берләштерергә кирәк. Мөфти шәех Равил Гайнетдин дин тотучыларга мөрәҗәгатендә шулай дип белдерде.

«Үзеңне һәм якыннарыңны саклау өчен кулыңнан килгәннең барысын да эшләү, тиешле чаралар күрүне һәр мөселман өчен иң дөрес һәм лаеклы юл дип саныйм», - дип искәртте Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Ул дин тотучыларны әйләнә-тирәдәгеләргә карата кайгыртучанлык һәм шәфкатьлелек күрсәтергә, сәламәтлек һәм коронавирустан котылуны сорап дога кылырга чакырды.

«Пандемия – бергәләп кенә, тынычлык һәм игелеклелек юлында үзара берләшеп кенә җиңеп була торган афәт», - дип искәртте Равил Гайнетдин.

Ул Бөек Ватан сугышы вакытында СССР халыкларының фашизмга каршы бердәм күтәрелүен үрнәк мисал итеп китерде.

«Безне Бөек Ватан сугышы геройлары үрнәгендә тәрбияләделәр. Әйдәгез, бүген шундый гамәлләр кылыйк – киләчәктә безнең оныкларыбыз да үз балаларын безнең үрнәккә - ныклык, гуманизм, тугрылык үрнәгенә таянып тәрбияләсен», - диде мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100