news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: Миллион кеше яши торган һәр шәһәрдә мәчет төзергә җыенабыз

Съезд делегатлары Мәдәният министрлыгын Касыймов шәһәрендә Хан мәчетен һәм ике мавзолейны реставрацияләү буенча ашыгыч чаралар күрергә чакырды.

Равил Гайнетдин: Миллион кеше яши торган һәр шәһәрдә мәчет төзергә җыенабыз

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Россия мөселманнары Диния нәзарәте Россиянең миллион кеше яши торган һәр шәһәрендә, шулай ук Россия субъектлары башкалаларында Җәмигъ мәчетләре төзергә җыена. Шул хакта дүшәмбе көнне Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең VII хисап-сайлау съездында Россия Мөфтиләре шурасы рәисе Равил Гайнетдин әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Россиянең 53 субъектыннан 2 меңнән артык үзәкләштерелгән һәм җирле мөселман оешмаларын берләштерә.

"Якындагы биш-ун елда без рухи идарә структурасын алга таба ныгытуга, Россия Федерациясенең 70 субъектында үз эшчәнлегебезне җәелдерүгә, мөселман инфраструктурасы проектларын үстерүгә юнәлтелергә тиеш. Россиянең миллион халкы булган һәр шәһәрендә, шулай ук Россия субъектлары башкалаларында Җәмигъ мәчетләре төзүне озак вакытка планлаштырырга кирәк", - диде Гайнетдин.

Дүшәмбе көнне Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узган съездда катнашучылар төбәк һәм җирле хакимият органнарын "Екатеринбургта Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләсен хәл итәргә" һәм "Калининградта төзелеп беткән Җәмигъ мәчетен сүтү турындагы суд карары белән бәйле хәлдән хокукый чыгу юлын табарга" чакырдылар.

Моннан тыш, Россия Диния нәзарәте съезды делегатлары Россия Мәдәният министрлыгын Касыймов шәһәрендә Хан мәчетен һәм ике мавзолейны реставрацияләү буенча ашыгыч чаралар күрергә чакырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100