news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Гайнетдин Мәскәү метросы фаҗигасендә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашты

“Мөселманнар, бер гаепсез һәлак булучыларның җаннарын кабул итүне сорап, Аллаһка мөрәҗәгать итәчәк”, - диелгән кайгынамәдә

  (Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Мөфти Равил Гайнетдин, мөселманнар өммәте, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән, Мәскәү метросы фаҗигасендә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашты.

“Һәлак булучыларның гаиләләре кайгысын уртаклашабыз. Мөселманнар, бер гаепсез һәлак булучыларның җаннарын кабул итүне һәм аларның туганнарына һәм якыннарына сабырлык сорап, Аллаһка мөрәҗәгать итәчәк”, - диелгән Россия мөфтиләре шурасы сайтындагы кайгынамәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot