news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин мөселманнарны Рабигыль-әүвәл ае башлану белән котлады

Иртәгә, 2020 елның 17 октябрендә, кояш баегач, хиҗри ел буенча 1442 елның Рәбигыл әүвәл ае җитә

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин мөселманнарны хиҗри елы буенча 1442 елда Рәбигыль-әүвәл ае башлану белән котлады. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр.Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мөхәммәд пәйгамбәр шәхесе һәр мөселман кешесенең күңелендә аерым бер урын алып тора, чөнки Рәбигыль- әүвәл аенда Аллаһы Тәгаләнең һәм Пәйгамбәрләрнең соңгы илчесе туган. Без аны дулкынланып һәм шатлык белән каршы алабыз.

Иртәгә, 2020 елның 17 октябрендә, кояш баегач, хиҗри ел буенча 1442 елның Рәбигыль-әүвәл ае җитә, ә изге айның беренче көне 18 октябрь булачак.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән сезне, дин кардәшләремне яраткан Пәйгамбәребез ае башлану белән котлыйм!

Аллаһы Тәгаләдән барыбызга да тынычлык, шатлык, бәхет һәм сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек, шәфкать насыйп итүен сорыйм», диелгән котлауда.

Мөселман календаре буенча өченче ай — Рәбигыл әүвәл ае башлана. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Мәүлид — туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Бу айда Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү галәйһи вә сәллам) дөньяга килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100