news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Мәккә һәм Мәдинәдәге мәчетләр Рамазан аенда да ябык булачагын әйтте

Россия мөфтиләр шурасы рәисе сүзләренчә, әлеге мәчетләрдә тәравих намазларын да укып булмаячак.

Равил Гайнетдин Мәккә һәм Мәдинәдәге мәчетләр Рамазан аенда да ябык булачагын әйтте
Шамил Садыйков

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Рамазан аенда Әл-Хәрам һәм Пәйгамбәр мәчетләре күмәк намаз уку өчен ябык булачак. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин «Россия — 24» каналында туры эфир вакытында сөйләде.

«Әйе, кызганыч, менә инде бер айдан артык Россиядә дә, ислам дөньясында да җәмәгать намазлары уку тыелган, мәчетләр ябык. Шул исәптән Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге барлык мөселманнар өчен изге саналган төп мәчетләр (Әл-Хәрам һәм Пәйгамбәр мәчете) дә ябык», — диде ул.

Равил Гайнетдин кичә әлеге изге урыннар эшләре идарәсеннән хәбәр килеп ирешкәнлеген әйтте. «Аларның сүзләренчә, Рамазан аенда да әлеге ике мәчет күмәк намаз уку өчен ябык булачак. Шунда эшләүче имамнар һәм хезмәткәрләр турыдан-туры трансляция алып барачак, аларга мәчетләргә керү тыелмаган», — дип ачыклык кертте ул.

«Рамазан аенда тәравих намазларын да әлеге мәчетләрдә укып булмаячак. Төркиядә, Гарәп Әмирлекләрендә, Кувейтта, Урта Азия республикаларында, Казахстанда һ.б. илләрдә дә мәчетләргә керү чикләнгән яисә бөтенләй тыелган. Җәмәгать белән укылган намазның әҗере күбрәк. Аллаһ теләсә, тиздән барыбыз өчен дә җиңеллек килер, гыйбадәт кылу өчен мәчетләребез ачылыр дип ышанам», — диде Равил Гайнетдин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100