news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваны туган көне белән котлады

"Россиядә яшәүче халыкларның иминлеге хакына, алга таба да конструктив хезмәттәшлек итәргә әзер икәнлегебезне белдерәбез", диелә котлауда.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Федерациясе каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү совет әгъзасы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваны туган көне белән котлады. Котлау Россия мөселманнары Диния Нәзарәтенең рәсми сайтында урнаштырылган.

«Хөрмәтле Ольга Юрьевна!

Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм! Сезгә сәламәтлек, иминлек, илнең киләчәге өчен бик тә мөһим һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим.

Без Сезнең фән өлкәсендәге һәм дәүләт хезмәтендәге эшегезне инде күптәннән һәм зур канәгатьләнү белән күзәтәбез, Сезне тәҗрибәле педагог һәм остаз, талантлы галим һәм фәнне оештыручы буларак беләбез, Россия фәнен һәм мәгарифен үстерү, россиялеләрнең үсеп килүче буынын лаеклы тәрбияләү эшендә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.

Ватаныбызның чәчәк атуы һәм Россиядә яшәүче халыкларның иминлеге хакына алга таба да конструктив хезмәттәшлек итәргә әзер икәнлегебезне белдерәбез», диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100