news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Кырым татарларын Россия тормышына җайлаштыруда ярдәм итүен әйтте

«Безнең туганнарыбыз, Кырым татарларына Россия тормышына җайлашуда ярдәм кирәк иде һәм без моны эшләдек", - диде ул.

Равил Гайнетдин Кырым татарларын Россия тормышына җайлаштыруда ярдәм итүен әйтте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Кырым мөселман җәмгыятен илнең дини тормышына интеграцияләүдә актив ярдәм күрсәтә. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин «Россия-24» телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдергән.

«Безнең туганнарыбыз, Кырым татарларына Россия тормышына җайлашуда, Кырым һәм Севастополь мөселманнары Диния нәзарәтен Россия үзәкләштерелгән мөселман оешмасы буларак яңадан теркәүдә ярдәм итәргә кирәк иде һәм без моны эшләдек», - дигән ул.

РФ Мөфтиләр шурасы рәисе билгеләп үткәнчә, Россия Кырым мөселманнары өчен Мәккәгә хаҗ кылуны оештыруда да ярдәм итә.

«Без, үзебездәге ислам уку йортларындагы курсларга чакырып, Кырымдагы имамнарның квалификациясен арттыруда, Кырымда үткәрелә торган чараларны оештыруда да булышлык күрсәтәбез», - дип искәртте Равил Гайнетдин.

Аның сүзләренчә, Кырымдагы дин әһелләре белән шулай ук Бакчасарайдагы Хан сараен һәм Зур Хан мәчетен реставрацияләү мәсьәләсе дә хәл ителгән. Шуның нәтиҗәсендә ноябрь аенда Кырым ханнарының төп мәчетендә җомга намазлары үткәрелә башлаган.

Равил Гайнетдин 2019 елда Симферопольдә Кырым Җәмигъ мәчете ачылачагын да искәртте. Аны төзү эшләрен апрель аенда төгәлләргә ниятлиләр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100