news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Гайнетдин кабат Россия Мөфтиләр шурасы рәисе итеп сайланды

Россия Мөфтиләр шурасы съездында аны бертавыштан сайладылар.

Равил Гайнетдин кабат Россия Мөфтиләр шурасы рәисе итеп сайланды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Мөфти шәйх Равил Гайнетдин бертавыштан дини үзәкнең V съездында кабат Россия Мөфтиләр шурасы рәисе итеп сайланды, диелә Россия Мөфтиләр шурасы сайтында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«19 декабрьдә Мәскәү Җәмигъ мәчете конференцияләр залында узган Россия Мөфтиләр шурасы съездында биш елга әлеге шураның рәисен сайладылар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча мөфти шәйх Равил Гайнетдин бертавыштан Россия Мөфтиләр шурасы рәисе итеп сайланды», - диелә хәбәрдә.

Делегатлар Россия мөселманнары башлыгын югары вазифага билгеләнүе белән котлап, аңа уңышлар һәм алга таба да нәтиҗәле эшләвен теләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot