news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: Фин татарлары катнашында милли яки дини җирлектә бер низаг та булганы юк

“Финляндиянең татар-мөселманнары Фин Республикасының мөселманнар җәмәгатьчелегендә мөһим роль уйный”, - ди шәех.

Равил Гайнетдин: Фин татарлары катнашында милли яки дини җирлектә бер низаг та булганы юк
Рамиль Гали

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Финляндиядә татарлары җәмгыяте катнашында, 150 ел эчендә, милли яки дини җирлектә бер генә низаг та булганы юк. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфтиләр советы башлыгы шәех Равил Гайнетдин Хельсинки шәһәрендә XIII Халыкара мөселман форумында ясаган чыгышында шулай дип белдергән. Финляндиядә уза торган форум “Коръән гуманизмы һәм бүгенге җәмгыятьнең глобаль проблемалары: стратегияләр һәм чишелешләр” дип исемләнгән.

Равил Гайнетдин Финляндиянең татар җәмәгатьчелеге 2017 елда үзенең 150 еллыгын билгеләп үтүен шәрехли. “Ел ярым гасыр эчендә, шуның 100 елын тарихи Ватаннарыннан аерылып яшәгәнен исәпкә алганда, Финляндия татарлары ислам динен, туган телләрен, милли традицияләрен һәм тамырлары белән рухи элемтәләрен саклап калган. Финляндиядә татарлар яшәгән 150 ел эчендә, шушы община катнашында, милли яки дини җирлектә бер генә низаг та булганы юк. Алар дөньяви дәүләттә ихтирамлы карашта яши белүләре белән үрнәк булып тора. Бүген Финляндиянең татар-мөселманнары, җәмгыятькә яңа гына кушылучыларның ияләшүендә катнашып, Фин Республикасының мөселманнар җәмәгатьчелегендә мөһим роль уйный”, - дип билгеләп үтә Равил Гайнетдин.

“Без Финляндия татар-мөселманнары казанышларын, Россия империясендә күп миллионлы һәм күп милләтле мөселман өммәте мохитендә туган һәм замана авырлыкларына каршы торырлык җәдидчелек идеяләрен гамәлгә ашыру буларак кабул итәбез. Безнең ата-бабаларыбыз – XIX-XX гасырларның татар җәдидче-дин әһелләре, мөселман дөньясының мәдәни һәм интеллектуаль сегрегациясен (берәр халык төркемен мәҗбүри рәвештә аерырга теләү сәясәте – Т.И. искәрмәсе) җиңү, берничә гасыр дәвамындагы торгынлыктан соң мөселман дини фикерен яңарту турында сорауны кую омтылышларында лаеклы җавап бирә алдылар”, - дип белдергән мөфти.

“Без, шулай ук, Россиядә Октябрь революциясеннән соң беренче дистә елларда, татар мөселман интеллигенциясе вәкилләренә һәм дин әһелләренә матди һәм рухи ярдәм күрсәтү буенча бөек гуманлы миссия өчен ихластан рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип Равил Гайнетдин репрессия елларында Россиядә яши алмаган күп кенә татар эмигрантларының Финляндиядә “түбәле” булганын билгеләп узган. “Финляндия татарлары, шулай ук, репрессия һәм ачлыктан интеккән имамнарга һәм галимнәргә даими ярдәм күрсәтеп торган. Россия мөселманнары мөселман дин кардәшләренең олы ярдәмен һәрвакыт истә тота һәм барлык мөселман-татарларның интеллектуаль һәм рухи тормышын саклап калуга өлеш кертә алган Финляндия татарларын догаларында телгә ала”, - ди Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100