news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: "Дини оешмалар мөселман халыкларының милли-мәдәни үсеш үзәге булып тора"

Әлеге күренеш православиелеләрдә дә күзәтелә, ди Равил Гайнетдин.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). Дини берләшмәләр мөселман халыкларының милли һәм мәдәни үсеш үзәге булып тора, дип белдерде Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин Россия мөфтиләр Шурасы утырышында.

“Мөселман халыкларының милли хәрәкәтләре сүрелгән шартларда, мөһим булган бөтен эшчәнлек төрләре дә я турыдан туры дини оешмалар тарафыннан, я аларның яклавы астында башкарыла. Бу бөтен өлкәләргә дә карый: финанс, бизнестан алып, хәйрия һәм китап бастыруга кадәр, - дип белдерде Равил Гайнетдин. - Кешеләр дини кыйммәтләрдә үз ниятләрен тормышка ашыру мөмкинлеген күрә, шуңа тартыла. Дин кардәшләребез теге яки бу эшне башлар алдыннан ярдәм, фатиха сорап мөфтиятләргә мөрәҗәгать итә".

"Шулай итеп, дини берләшмәләр, үзләре дә моны сизмәстән, мөселман халыкларының милли һәм мәдәни үсеш үзәге булып торалар. Әлеге күренеш мөселман өммәте өчен генә хас түгел. Бөтендөнья рус халык соборын Рус православие чиркәве башлыгы җитәкли. Бу абруйлы иҗтимагый орган рус халкының тормышын һәм кизыксынуларын билгели, куелган бурычларны тормышка ашыру буенча актив эш алып бара. Владимир Путин да юкка гына мөселман руханилары алдында исламны социальләштерү вазыйфасын куймады", - дигән фикер әйтте Россия Мөфтиләр шурасы рәисе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100