news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: Дин әһелләре татар телен саклап калучы булып хезмәт итүчеләр түгел

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин фикеренчә, зыялылар, әдипләр һәм дәүләт милләт турында бергә кайгыртырга тиеш.

Равил Гайнетдин: Дин әһелләре татар телен саклап калучы булып хезмәт итүчеләр түгел
Илнар Төхбәтов

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин фикеренчә, дин әһелләре татар телен саклап калу өчен хезмәт итүчеләр түгел. Алар — рухи яктан тәрбиячеләр. Бу хакта ул Финляндия ислам җәмгыяте уздырган видеоконференциядә әйтте.

«Безнең зыялыларыбыз татарларны алга алып барырга тиешле кешеләр. Алар үз вазифаларын башкармаса, бу тарих битләренә язылачак. Дин әһелләре татар телен саклап калучы булып хезмәт итүчеләр түгел. Дин әһелләре — рухи яктан, әдәп, әхлак, ислам ягыннан тәрбиячеләр. Шуңа күрә зыялылар, әдипләр, дәүләт әгъзалары белән бергә милләтне кайгыртмасак, милләтебезне киләчәктә бик авыр көннәр көтәчәк», — дип сөйләде ул.

Аның фикеренчә, төрле өлкәдә хезмәт иткән кешеләрнең, үз ана телен белмичә, үз динен тотмыйча, башка халык телендә сөйләшеп, шул халык мәдәниятенә ияреп яшәүгә риза булуы милләтебезне рухи яктан хәерчелеккә китерә.

Равил Гайнетдин динне, гореф-гадәтләрне, ана телен саклауда үрнәк итеп Финляндиядә яшәүче мишәр татарларын атый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100