news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Дамир Мөхетдиновны Ислам теологиясе докторы дипломы алу белән котлады

Бу Россия мөселманнары тормышында әһәмиятле вакыйга, дип искәртелә котлауда.

Равил Гайнетдин Дамир Мөхетдиновны Ислам теологиясе докторы дипломы алу белән котлады
Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Мөфти шәех Равил Гайнетдин Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдиновны Санкт-Петербург дәүләт университетында Ислам теологиясе докторы дипломы алуы белән котлый. Котлау Россия Мөфтиләр шурасы сайтында басылып чыккан.

«Санкт-Петербург дәүләт университетында Ислам теологиясе докторы дипломы алу Россия мөселманнары, шулай ук бөтен ил гуманитар фәнендә - әһәмиятле вакыйга. Ул интеллектуаль үсешнең, Россия мөселманнары традицияләрендә фәнни эзләнүләрне дәлилли. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары буларак, Сез яшь буынга үрнәк күрсәтәсез һәм яшьләрне белем юлыннан барырга рухландырасыз», диелгән котлауда.

Равил Гайнетдин фикеренчә, диплом алу Мәскәү ислам институты, Санкт-Петербург дәүләт университеты Ислам тикшеренүләре үзәге һәм «Мәдинә» нәшрият йорты җитәкчелегендәге эш кысаларында алып барыла торган зур фәнни һәм нәшрият эшчәнлегенә өстәмә импульс бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100