news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: “Без өлгергән мөселман киносына иябез”

“Мәдәниятләр диалогына – диалог мәдәнияты аша” дигән шигарь белән узучы халыкара фестиваль белән кызыксыну елдан-ел арта бара. “Алтын мөнбәр” диюгә, сүзнең нәрсә турында барганын бик тиз аңлыйлар”, - диде фестивальнең генераль директоры Зауди Мамиргов

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Без өлгергән мөселман киносына иябез. Мөселман киносы үсә, төрле кинофестивальләрнең бүләкләрен яулый бара”, - дип белдерде бүген Россия мөфтиләр советы рәисе, “Алтын минбәр” V Халыкара мөселман кинофестивале президенты мөфти Равил Гайнетдин ТР Мәдәният министрлыгында фестиваль башлану уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында.
“Мәдәниятләр диалогына – диалог мәдәнияты аша” дигән шигарь белән узучы халыкара фестиваль белән кызыксыну елдан-ел арта бара. “Алтын мөнбәр”, диюгә, сүзнең нәрсә турында барганын бик тиз аңлыйлар”, - дип хәбәр итте бүген фестивальнең генераль директоры Зауди Мамиргов.
ТР Премьер-министры урынбасары - Мәдәният министры Зилә Вәлиева сүзләренчә, “Алтын мөнбәр” аша мәдәниятләр диалогына ирешелгән. Ник дигәндә, фестивальгә Ислам тематикасын яктырткан кинолар гына чыгарылмый.
“Алтын мөнбәр” баштан ук рухи, әхлакый кыйммәтләрне алга чыгаруны, мәчет-чиркәүләргә килеп гыйбадәт кылырга өлгермәгән кешеләрне рухи яктан тәрбияләүне максат итеп куйды. Без фильмнарда намаз кылганны, Коръән укыганны күрсәтүне бурыч итеп куймадык. Иң мөһиме – кешенең үз-үзенә, Аллаһы Тәгаләгә һәм тирә-юньдәгеләренә мәхәббәтен чагылдыру. Без дөнья һәм цивилизацияләр мәдәниятларын үстерергә тиеш”, - диде мөфти, фильмнар игелек чәчсә, бурычның үтәлгәнен белдереп.
Фестивальнең жюри рәисе Али Хамраев билгеләп үткәнчә, “Алтын мөнбәр” – бик кызыклы фестиваль. “Аның үз йөзе бар”, - диде ул. “Хәзер диалог бик кирәк. Ә “Алтын мөнбәр” моңа зур өлеш кертә. Әлеге фестивальне оештыру республика җитәкчеләре һәм Равил Гайнетдинның зирәклеге турында сөйли”, - диде ул.
Билгеле булганча, бүген “Пирамида” мђдђни-књћел ачу комплексында тантаналы рәвештә ачылачак “Алтын мөнбәр” V Халыкара мөселман кинофестивале Казанда 30 сентябрь-4 октябрь кљннђрендђ узачак. Чараныћ максаты – Россия џђм дљнья ќђмђгатьчелегендђ ислам џђм мљселманнар турында объектив караш тудыру, гомумкешелек кыйммђтлђрен таныту. Быел фестивальгә дљньяныћ 67 иленнђн барлыгы 399 фильм тђкъдим ителде. Германиядән кино белгече Ханс-Йоахим Шлегель ќитђкчелегендђге сайлап алу комиссиясе тамашачылар хозурына 34 фильмны чыгара, ә конкурстан тыш 22 кино тђкъдим ителђ. Кинофильмнар 1 октябрьдђ “Родина” кинотеатрында иртђнге сђгать 10нан күрсәтелә башлый.
Казанныћ кино сљючелђре Россия, Татарстан, АКШ, Израиль, Индонезия, Иран, Мисыр мљселман киноларын “Родина”дан тыш, берњк вакытта «Сувар», «Корстон», «Киномечта» кино комплексларында карый алачак. Фестиваль кысаларында «Мир» кинотеатрында Тљркия киносы кљннђре, “Халыкара панорама”, Казан дђњлђт мђдђният џђм сђнгать университетыныћ кино џђм концертлар залында Бљтенроссия дђњлђт кинометография институты киносы кљннђре узачак. “Алтын мөнбђр” фестивале программасында шулай ук иќади очрашулар, мастер-класслар, “тњгђрђк љстђл“лђр, мљселман ќђмгыятендђ кино роле темасына конференция уздыру каралган. Әлеге конференциядә танылган актер һәм режиссер Никита Михалковның да катнашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100