Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Равил Галиев: Татарның кискен эшләргә батырчылыгы җитми
«Халык басылды хәзер, агым буенча йөзә», — ди җырчы.
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина) Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә, бүген халыкның башын күтәреп сүз әйтергә, кискен эшләр эшләргә батырчылыгы җитмәве хакында әйтте.
«Татар халкы гына түгел, гомумән, барлык халыклар мескен хәлдә бүген. Кешеләрнең күтәрелешкә, дулкынлануга сәләте югалып бара. Халык басылды хәзер, агым буенча йөзә. Бер индикаторны гына мисал итеп китерим әле. Хәтерләсәгез, элек бензинның бәясе күтәрелгәч, кеше, дәррәү кубып, шаулап ала иде. Ә хәзер шул шаулап алу юк. Инде ул вакыттан бәяләр әллә ничә тапкыр артты. Шул коточкыч бәядәге бензинны салабыз да, китеп барабыз. Кешеләр шундый басынкы хәлдә, аннан чыгу ысулы күренми кебек», — ди җырчы.
«Ил төкерсә — күл була», диләр. Әмма бүгенге халык аңа сәләтле түгел. Шуңа дәүләт башында торучылар, җитәкчеләр, зыялылар, депутатларга өмет белән карыйсы килә. Кемдер башлап сүз әйтергә, юл күрсәтергә тиеш», — ди Равил Галиев.
Равил Галиев фикеренчә, дәүләтебезне, милләт буларак хокукларыбызны, телебезне саклау - халкыбызның төп бурычы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз