Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Галиев Резидә Шәрәфиева турында: Аны югалтуның ачысы, әрнү көннән-көн арта бара
Татарстанның халык артисты Равил Галиев «Интертат»ка иҗатташ дусты, Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваны искә алып сөйләде.
«Резидәне югалтуның ачысы, әрнү көннән-көн арта гына бара… Бу халәттән кайчан чыгарбыз, белмим. Дөресен әйткәндә, әлегә Резидәнең җырларын тыңлый алмыйм, фотоларын карау да авыр. Ничектер күңелем, йөрәгем кабул итми аның китүен. Үземне бик ялгыз хис итәм. Баштарак моның нәрсә икәнен аңламаган да идем… Җәмәгатем Ландыш: «Берүзең калдың бит, Равил», – дигәч, аңлау килде. Чынлап та, мин берьялгызым калганмын икән бит», – дип сөйләде ул.
Равил Галиев әйтүенчә, Резидә Шәрәфиеваның дөнья күрмәгән бик яхшы җырлары калган. «Шуларның берсен, гаилә, туганнарга багышланганын, Ринас Әхмәтов иҗат иткән иде. «Карале, бу бит синең җыр булган, Резидә», – дидем. Шулкадәр гаилә җанлы кеше булганга, аңа бик тәңгәл җыр иде бу. Резидә шундый матур яшәде, шундый кешелекле, ярдәмчел булды. Бигрәк тә аның туганнарына карата мөнәсәбәте сокландыргыч иде. Тик ул алардан, җавап итеп, беркайчан да, бернәрсә дә көтмәде. Ерак туганмы ул, якын туганмы – бөтен нәселен җыеп тотты», – диде җырчы.
Алар 30 елдан артык бергә иҗат иткәннәр. «Дус яшәдек, барысын да бергәләп уздык. Менә хәзер шул кешемнең янәшәмдә булмавын аңлау бик авыр. Ниндидер бер диварга барып төртелгән сыман булып калдым. Ул дивар яңадан җимерелерме, белмим... Югыйсә, бик шатланып кайтып киткән идем Резидә яныннан. Мин болай да, беркайчан да өметемне өзмәдем, Резидә яшәр сыман тоелды. Чөнки аннан пессимистик сүзләр ишеткәнем булмады. Шулкадәр көчле рухлы булуына сокландым», – дип искә ала Равил Галиев.
«Резидәбез хәзер юк. Бергәләп төзегән планнарыбыз челпәрәмә килде. Соңгы елларда тыгыз эшләмәсәк тә, һәр елны программа әзерләп, зур шәһәрләрдә концертлар куя идек. Безнең иҗат һәрвакыт дәвам итте. Мин хәзер нишләргә дә белмим», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз