news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Галиев кайбер татарлар үзләре үк татар халкының санын киметә дип саный

Җанисәп вакытында татар халкы этник төркемнәргә бүленеп языла башласа, бу аяныч күренешкә әверелергә мөмкин, ди җырчы.

Равил Галиев кайбер татарлар үзләре үк татар халкының санын киметә дип саный
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, 2020 елда үтәчәк җанисәп вакытында, төрле этник төрләргә аерылырга тырышучы татарлар үзләре үк татар халкының санын киметергә мөмкин дип саный. Ул бу фикерен «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә әйтте.

«Безнең татарның санын киметергә тырышырлар инде. Ләкин бу, иң беренче чиратта, безнең үзебездән дә тора. Кинәт кенә каяндыр ярылып килеп чыкты мишәрлек. Алар аны ничек күрсәтергә белми, тиреләреннән чыга. Керәшеннәр белән дә шул ук хәл», — ди җырчы.

«Әгәр татар халкы, төрләргә аерылып, шуның белән масаеп, шуны башкаларга күрсәтүне максат итеп куйса — бу аяныч күренеш булачак. Татар халкы үзенең бер милләт икәнен аңласа иде», — ди Равил Галиев.

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр илнең бөтен территориясендә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100