news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Гайнетдин Казанны ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы алуы белән котлады

Равил Гайнетдин Казанны ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы алуы белән котлады
Мөфти шәех Равил Гайнетдин
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Мәскәүнең «Рамазан чатыры»нда Татарстан кичәсендә Казанны 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуы белән котлады.

«Бүген гарәп илләрендәге кардәшләребезгә аерым сәламнәремне җиткерәсем килә. Монда безнең дусларыбыз, гарәп дәүләтләреннән килгән илчеләр, гарәп илләре дипломатлары, Россия Федерациясе составындагы республикаларның тулы вәкаләтле вәкилләре, махсус хәрби операция геройлары, фән, мәдәният эшлеклеләре, танылган докторлар, табиблар утыра», – дип искәртте ул.

«Мин барлык җәмәгать эшлеклеләрен, җирле дини оешмаларның җитәкчеләренә сәламнәремне җиткерәм. Һәм барыгызга да иминлек телим», - диде РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Равил Гайнетдин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Һәм без бүген шулай ук Казанны, тулаем Татарстан Республикасын котлавыбызга шатбыз. 2026 елда Казан шәһәре ислам дөньясының башкаласы, мәдәни башкаласы дип игълан ителде», - диде РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы.

Равил хәзрәт изге Рамазан аеның кыскалыгына һәм тиздән җитәчәк Кадер кичәсенә аерым игътибар юнәлтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot