news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдиннең әхлак нигезләренә багышланган китабы чыкты

Равил Гайнетдиннең әхлак нигезләренә багышланган китабы чыкты
Фото: www.muslim.ru

Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең «Әхлак» дисциплинасы буенча тәкъдим ителгән уку әсбабы дөнья күрде. Ул шәехнең ислам диненә, мөселманнарга һәм барлык халыкка 35 ел остазлык итү һәм рухи хезмәт тәҗрибәсе нәтиҗәсе булып тора. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китапны Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, Мәскәү ислам институты һәм Санкт-Петербург дәүләт университетының Ислам тикшеренүләре үзәге катнашында «Мәдинә» басмаханәсе нәшер итекән.

«Россия мөселманнарының рухи лидеры китабы ислам дине күзлегеннән әдәп һәм әхлак нигезләренә багышланган. Анда кешегә Аллаһ белән, үзе һәм тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләрдә ничек гармониягә ирешергә, дигән сорауга җавап бирүче һәм һәр заман өчен дә актуаль аспектлар яктыртылган. Китап дин тотучыларның күп кенә сорауларына җавап бирә», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100