news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдинне Мәскәү Җәмигъ мәчетендә 36 ел имам булып эшләве белән котлыйлар

Бәхрайн Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәт Абдурахман әс-Саати Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәйх Равил Гайнетдинга котлау хаты җибәрде.

«Мәскәү Җәмигъ мәчетендә имам һәм хатыйб булып хезмәт итүегезнең 36 еллыгы уңаеннан сезгә иң ихлас котлаулар һәм иң яхшы теләкләр җиткерү минем өчен зур хөрмәт. Бу еллар дәвамында сез үз эшегездә һәрвакыт чын Ислам дине тәгълиматларына таянып җитәкчелек иттегез, ул тынычлыкка, мәхәббәткә, Россия, бөтен дөнья халкын дуслыкка, туганлыкка чакыра», - диелгән котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100