news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Ислам кабул итүнең юбилеен үткәрүгә керткән өлеше өчен бүләкләнде

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты башлыгы Марат Хөснуллин Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Мөфти шәех Равил Гайнетдинга РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустинның Рәхмәт хатын тапшырды.

«Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар үткәрүгә әзерлеккә зур шәхси өлеш керткән өчен» Рәхмәт хаты Союзлар йортының Колонналар залында бәйрәм елына йомгак ясауга багышланган чаралар кысаларында тапшырылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының дини лидерына XVIII Халыкара мөселман форумын уздырган өчен рәхмәт белдерде. Анда гарәп-ислам дөньясының 40 иленнән мәртәбәле кунаклар һәм делегатлар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган барлык тантаналы чаралар лаеклы дәрәҗәдә оештырылды һәм узды. 

Мөфти шәех Равил Гайнетдингә 2022 елда Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам кабул итүенең 1100 еллыгын федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү инициативасы өчен аерым рәхмәт белдерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100