news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдинга Беларусь Республикасы мөфтиятенең югары бүләге тапшырылды

Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе мөфтие Әбүбәкер Шабан улы РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти шәех Равил Гайнетдингә Беларусь Республикасы мөфтиятенең «Казанышлар өчен» югары бүләген һәм Минск Җәмигъ мәчетенең 425 еллык юбилеена багышланган истәлекле юбилей медален тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбрә итә.

Бүләкләү мөфти шәех Равил Гайнетдиннең дини хезмәтенә 40 ел тулу, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгы һәм XX Халыкара мөселман форумы уңаеннан тантаналы кабул итүдә узды.

Шулай ук РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар советы рәисе Дамир Гыйззәтуллин һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары – Аппарат җитәкчесе Илдар Нуриманов «Минск Җәмигъ мәчетенә 425 ел» медале һәм «Беларусьта Ислам. 625 ел» юбилей күкрәк билгесе белән бүләкләнде. «Минск Җәмигъ мәчетенә 425 ел» медале 2024 елның августында чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100