Россия хаҗ-миссиясенең 20 еллыгына багышланган «Россия мөселманнары хаҗы: Империядән алып Федерациягә кадәр» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында дәрәҗәле бүләкләр дә тапшырылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
РФ Федераль Җыенының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары, РФ хөкүмәте каршындагы хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкил Ильяс Умаханов РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Шәех Равил Гайнетдинга Россия Азия һәм Африка илләре халыклары белән теләктәшлек комитетының алтын медален тапшырды.
Россия мөселманнарының дини лидеры югары бүләккә Россия өммәтен берләштерү, Россия мөселманнарының Ислам дөньясында ролен һәм урынын күтәрүе һәм хаҗ кылуны оештыруның үзәкләштерелгән системасын булдыру эшенә зур өлеш керткәне өчен лаек булган.
Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Рушан Аббясов Россия Азия һәм Африка илләре халыклары белән теләктәшлек комитетының көмеш медаленә лаек булды. Ул күп еллар Россия мөселманнарын хаҗга әзерләү белән шөгыльләнә.