news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: Хөсәен Фәезхановның фәнгә керткән өлеше институт эшчәнлегенә тиң

Бүген Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында «Фәезханов укулары» уза.

Равил Гайнетдин: Хөсәен Фәезхановның фәнгә керткән өлеше институт эшчәнлегенә тиң
"Татар-информ" архивы

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин мәгърифәтче Хөсәен Фәезхановның фәнгә керткән өлешен тулы институт эшчәнлегенә тиңләде.

«Хөсәен хәзрәтнең фән өлкәсендәге ачышлары искиткеч дәрәҗәдә тирән һәм күпкырлы. Ул гарәп, фарсы һәм берничә төрки телне камил белә. Моның өстенә, танылган профессорлар да төбенә төшеп җитә алмаган борынгы кулъязмаларны укый, күчереп яза, тәрҗемә кыла. Болгар чоры, Касыйм һәм Кырым ханлыклары тарихына кагылышлы чыганакларны өйрәнүгә керткән өлеше – тулы бер фәнни институт эшчәнлеге белән чагыштырырлык», - диде Равил хәзрәт Гайнетдин «Фәезханов укулары»на юллаган видеомөрәҗәгатендә.

Бүген Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында «Фәезханов укулары» уза. Хөсәен Фәезхановның (1823-1866 ) 200 еллыгына багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә Мәскәү, Түбән Новгород галимнәре һәм дин әһелләре катнаша. Чараны Россия мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

«Кызганыч, хәзерге кебек бөтен шартлары һәм техник мөмкинчелекләре тудырылган дөньяда да гыйлемлелек өлкәсендә мулла Хөсәен Фәезханов дәрәҗәсенә җитүчеләр бик аз. Галимебезнең тууына 200 елны билгеләп үткән елда без аның әсәрләрен, фәнни казанышларын тирәнтен өйрәнергә, җәмәгатьчелеккә җиткерергә тиеш дип саныйм», - диде мөфти шәех.

Равил хәзрәт Гайнетдин сүзләренчә, Хөсәен Фәезханов – татар мөселман голәмәсенә дәүләти уку-укыту һәм фәнни үзәкләренә беренче булып юл яручы, ягъни җәдидчелек башында торган шәхес. Казанда мәдрәсәдә белем алганнан соң, ул остазы Шиһабетдин Мәрҗани фатыйхасы белән Санкт-Петербургка китеп, император университетында лектор һәм гыйльми хезмәткәр буларак таныла.

Хөсәен Фәезханов 1862 елда «Ислах мәдәрис» әсәрен яза. Шул рәвешле балалар һәм яшьләрне укытуда ислахчылык - белем бирүне киңәйтү һәм тирәнәйтү фикерен күтәреп чыга.

«Кырымда Исмәгыйль Гаспралы беренче җәдиди мәдрәсәне ачудан башлап җәдидчелек юнәлеше үсә башлый. Ә бу фикри агымның асылын, максатын алдан күрүче, өммәт алдында күтәреп чыгучы Хөсәен Фәезханов була», - диде Равил хәзрәт Гайнетдин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100