news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: Хөкүмәт каршында ислам криптовалютасын үстерү бүлеге төзергә кирәк

«Ислам дөньясы илләре позициясе бүген Россиянең тышкы һәм эчке сәясәте өчен зур әһәмияткә ия», - диде Мөфтиләр шурасы рәисе.

РФ Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин Россия Хөкүмәте каршында ислам банкингы принципларында цифрлы валюта үстерү бүлеген төзергә тәкъдим итте.

«Мөселман дөньясы Россия өчен күп еллар дәвамында төп тышкы базар булып тора. Безгә Россия Хөкүмәте каршында нәкъ менә шушы юнәлеш буенча билгеле бер бурычларга ирешүгә юнәлдерелгән ведомствоара структуралар булдырырга кирәк. Ислам банкингы принципларында цифрлы валюта үсеше буенча ведомствоара бүлек булдыру өчен экспертлар бирергә әзербез», - диде ул «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында.

Равил Гайнетдин сүзләренчә, кискен үзгәргән сәяси вәзгыять шартларында мөселман дөньясы Россиядән баш тартмады. «Ислам дөньясы илләре позициясе бүген Россиянең тышкы һәм эчке сәясәте өчен зур әһәмияткә ия. Бу шартларда илебезнең хакимият органнары ислам дөньясы белән эшне тизләтү өчен тиешле карарлар вакытында кабул итсә, яхшы булыр иде», - дип билгеләп үтте ул.

Мөфтиләр шурасы рәисе бу хәләл индустрияне үстерүгә, ислам банкингы өчен хокукый шартлар тудыруга һәм Россия белән ислам дөньясы арасында икътисади хезмәттәшлекне киңәйтеп җибәрүгә кагыла дип ачыклык кертте.

«Без ислам инвестицияләү мәсьәләләрендә дә, хәтта зур шәһәрләрдә мәчетләр төзү мәсьәләләрендә дә Көнбатыш илләре хөкүмәтләреннән нык калышабыз. Мөселман дөньясы белән системалы рәвештә җайга салынган эш башланган вакытта кына уңышка ирешәчәкбез», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100